14 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итәргә ниятләүчеләр өчен “Кайнар линия” ачтылар
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзергә ниятләүчеләр өчен “Кайнар линия” ачканнар.
-
Җәмгыять
«Ат җене» кагылган бабай турында истәлек
Авылга ат сатучы чегәннәр килгән! Безнең авылда ат өчен үлеп китә халык. 3–4 ат төяп килгән машинаны, кайда туктадылар микән, дип авыл буйлап эзләп йөрисе юк. Безнең бабайлар капка төбенә килеп туктый алар.
-
Яңалыклар
«Рубин» яңа баш тренерның кем буласын рәсми рәвештә игълан итте
Испан белгече Франк Артига рәсми рәвештә Казанның «Рубин» командасын җитәкли башлады. Бу хакта башкала клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан компанияләре ЦТС Биржасын сайлый: 2025 елда сату күләме 10 млрд сумнан арткан
Катнашучыларның активлыгы финанс күрсәткечләре белән дә раслана. Республикада үткәрелгән сатуларның махсуслаштырылган базары кысаларында төзелгән контрактлар күләме 10 миллион сумнан артып киткән, ә килешүләрдә 175 подрядчы һәм 308 тәэмин итүче катнашкан.
-
Яңалыклар
Татарстанда дүрт кешелек гаилә газ белән агуланган
Әлмәттә газ белән агулану очрагы теркәлгән. 54 һәм 29 яшьлек хатын-кызлар, 32 яшьлек ир-ат һәм яше тулмаган сабый зыян күргән
-
Рәшит Фәтхрахманов
Алтын долларны җиңә
Дөньякүләм яңалыкларга фонны Иран һәм Гренландиягә бәйле хәбәрләр бирә. Дүшәмбе көнне Иранның чит илләр эшләре министры Аракчи Ак йортның махсус илчесе Уиткофф белән элемтәгә керде һәм ашыгыч рәвештә очрашуны үтенде. Бу хакта Американың цифрлы яңалыклар порталы Axios хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Зәркән һәм парфюмерияне нинди очракларда кибеткә кире кайтарып булуын аңлаттылар
Кайбер товарларны, әйтик, ювелир әйберләрен, парфюмерия, эчке кием, урын-җир кирәк-ярагы кебек текстильне брак булып чыкканда яки җитди кимчелекләре ачыкланганда гына гадәти кибеткә кире кайтарырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Яңа туган 9 бала үлеменнән соң, бала табу йортының баш табибын тоткарлаганнар
Новокузнецкта 1 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең акушерлык стационарындагы фаҗигане тикшерү дәвам итә, анда яңа ел бәйрәмнәре вакытында тугыз яңа туган бала үлгән.
-
Җәмгыять
Татарстанда 9 нчы сыйныф укучылары дүрт имтихан урынына икене генә тапшыра алачак
Татарстанда 9 нчы сыйныф укучыларының дүрт имтихан урынына икене генә тапшыру мөмкинленге бар. Быел республика әнә шундый тәҗрибәгә кушыла. Әлеге яңалык әти-әниләрдә кызыксыну уятырга да өлгерде инде. «Ә безнең балага кагыламы?» – дип редакциягә дә шалтыраткалыйлар. Мондый сорауны укытучылар да биргәли. Дүрт урынына ике кемгә эләгә?
-
МӨҺИМ
8 меңнән артык чара, 1 миллионнан артык тамашачы: бәйрәм чараларына йомгак ясадылар
8 меңнән артык чара, 1 миллионнан артык тамашачы һәм «Күрше» фестивале. Татарстан Министрлар Кабинетында бәйрәм чараларына йомгак ясадылар. Яңа елны ничек каршы алдык?
-
Яңалыклар
Татарстанда 2 миллионнан артык эшкә яраклы кеше яши
Узган ел азагында Татарстанда уздырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикада барлыгы 2,07 миллион чамасы эшкә яраклы кеше яши.
-
Яңалыклар
Алимент түләмәүчеләр исемлеген дәүләт хезмәтләре порталында табып була
Дәүләт хезмәтләре порталында алимент түләмәүчеләр исемлеге барлыкка килде.
-
Яңалыклар
Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар өчен туры элемтә уза
2026 елның гыйнварында Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән телефон аша туры элемтә форматындагы чаралар сериясе оештырылачак. Республика халкының профильле ведомство вәкилләреннән социаль әһәмияткә ия һәм хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр алу мөмкинлеге булачак.
-
Яңалыклар
2026 елда Яшел Үзән районында «Безнең ишегалды» программасына 62 ишегалды кертелгән
2026 елда Яшел Үзән муниципаль районында «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасына 62 ишегалды территориясе кертелгән, шуларның 43е Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан.
-
Яңалыклар
Татарстанда Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан белешмә алу тәртибе үзгәрә
Татарстанда 15 гыйнвардан Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр бирүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.